7 ноябрьдә Рус драма театры бинасында стәрлетамаклыларга Әлмәт татар драма театры артистлары билгеле режиссер Илгиз Зәйниев куйган Ярослава Пулиновичның "Земля Эльзы" ("Син кайда идең?") спектаклен күрсәттеләр. Тамашачылар арасында безнең югары уку йортыннан күп кенә укытучылар һәм татар бүлеге студентлары да бар иде.
Төп героиня – Эльза Александровна – 76 яшькә хәтле бик бәхетсез яшәгән: гомер буена өйдә, бакчада бөгелеп-сыгылып эшләгән, ире туктаусыз кимсеткән, кыйнаган. Күп еллар буена көчсез хатын үз адресына дошман, кабахәт, фашист кебек яман сүзләр ишеткән. Ире бу дөньядан киткәч, Эльза Александровна гомер азагында булса да, үзен хатын-кыз итеп тоя башлый. Аның биек үкчәле матур туфлиләр киясе килә... Әле алай гына түгел, яраткан эшен, шәһәрдәге фатирын калдырып, авылга кайткан һәм шулай ук тол булган география укытучысы 71 яшьлек Василий Игнатьевичка гашыйк була. Ул да битараф түгел, аңа да Эльза Александровна ошый. Менә китә очрашулар, хыяллар... Менә, ниһаять, язылышып, берсе фатирын, берсе өен сатып, чит җирләргә сәяхәткә кузгалырга торалар.
Ике аккош сыман бер-берсеннән аерылмаслар иде, ахрысы, әмма аларның мөнәсәбәтләренә бөтен дөнья каршы тора: авылдашлар, дуслар, хәтта, балалары! "Бу яшьтә нинди мәхәббәт?” – диеп аптырыйлар алар. Шулай ике арадагы көрәштә, әлбәттә, инде тормышта күп авырлыклар кичергән яралы йөрәкләр бирешә.
Әйтергә кирәк, бу спектакль залда утырган һәрбер тамашачының күңелендә калды. Шулай үз сүзләреңә һәм эш-гамәлләренә игътибар итәргә кирәк. Геройларыбыз булган ситуацияләрдә калырга мөмкинбез, ләбаса.
Спектакльне караган тамашачылар, әлбәттә, канәгать калганнардыр.
Артистларга сәхнәдә чын күңелдән уйнаулары өчен зур рәхмәт!
Шәһәребездә татар телендә шундый тамашалар күбрәк булсын иде!

